Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе, “Мигрантларга һәм халыкның башка социаль якланмаган катлавына хокукый ярдәм күрсәтү “Юридик клиника” төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Гөлия Гомәр кызы Балафендиева чираттагы тапкыр гражданнарны кабул итте.
Кабул итү барышында 5 мөрәҗәгать булды. Сораулар югалган документларны торгызу, яшәү өчен рөхсәтне җиңеләйтелгән тәртиптә алу, эшкә урнашу, җинаять эше кузгалтылу, бүләк итү килешүен рәсмиләштерү мәсьәләләренә кагылышлы иде.