Казан психиатрия хастаханәсендә (стационарда) тоту шартларын тикшерү

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтел вәкил Аппараты хезмәткәре Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе вәкилләре белән берлектә  авыруларны тоту, дәвалау  шартларын тикшерү максатыннан  Россия Федерациясе  интенсив күзәтүле  махсус типтагы Казан психиатрия хастаханәсендә (стационарда) булды.

Авырулар өчен кирәкле социаль-көнкүреш шартларны, гомуми куллану бүлмәләрен, палаталарны, һава сулау урыннарын һәм аларның ялын оештыруны тикшерделәр.

 Шулай ук хастаханә җитәкчелеге  белән очрашу булды, анда мөрәҗәгать итүченең  дәгъвалары тикшерелде, кайбер проблемалы мәсьәләләр буенча аңлатма алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International