Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская аутизм белән авыручы балалар өчен ачылган уникаль “Яңа планета” тернәкләндерү үзәгендә булды. Аның җитәкчесе – Светлана Салихова, берүк вакытта “Үзенчәлекле балалар. Татарстан” автоном коммерциячел булмаган оешмасын җитәкли.
2020 елда оешма Россия Федерациясе Президенты грантын откан, ул акча “Өйдә ялгыз” социаль проектын тормышка ашыруга юнәлтеләчәк һәм балалары аутизм белән авырган ата-аналарны һәм теләүчеләрне мондый балалар белән аралашырга һәм эшләргә өйрәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Тернәкләндерү үзәгендә Сәрия Сабурская “Яңа планета”га дәресләргә килгән балалар һәм ата-аналар белән аралашты. Рәхмәт сүзләре, уңай эшчәнлек турында фикерләр, “Яңа планета” тернәкләндерү үзәгенә эләгү өчен ата-аналар үткән юллар, үзәкнең нәтиҗәле эшләвен күрсәтә.