Республика парламентында Үзбәкстан Республикасы Югары Мәҗлесе закон чыгару палатасы спикеры урынбасары, Үзбәкстан Республикасының Кеше хокуклары буенча Милли үзәге директоры Акмал Сәидов белән очрашу узды
Бүген Казан юридик мәктәбенең данлыклы традицияләре юристларның яңа буынында саклана. Казан юридик форумы инде өченче ел юристлар белән танышу һәм фикер алышу өчен халыкара мәйданчык булып тора.
«Россия гаиләләр берлеге» гаиләгә ярдәм буенча гомумроссия иҗтимагый оешмасы, Президентның мәдәни инициативаларга ярдәм фондының грант проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Әти, әни, мин – креатив гаилә» Бөтенроссия иҗади гаиләләр конкурсын үткәрә. Әлеге проект Гаилә елына багышланган.
Закон һәм гражданнар хокукларын яклау сагында. Бүген Түбән Кама шәһәрендә Татарстан Республикасы Прокуроры Альберт Суяргулов белән берлектә гражданнарны кабул итү узды, аның кысаларында республиканың 40 кешесе ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
«Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасында мөрәҗәгатьләрне карау сыйфатын яхшырту максатында Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре көн саен системага керүче хәбәрнамәләр мониторингын үткәрә.
Бүген Вәкаләтле вәкил Аппаратында өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл уздырылды. Бәхәссез, тема кискен һәм мөһим, ләкин анык түгел. Бүген без өлкәннәр өчен хосусый пансионатлар җитәкчеләрен, шулай ук әлеге категория гражданнар белән турыдан-туры эшләүче министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләрен тыңладык.
Бүген Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә Татарстан Республикасы җинаять-башкарма системасы учреждениеләрендә тотылган шикләнелүчеләр, гаепләнүчеләр һәм хөкем ителүчеләр өчен “Хокук көне” видеоконференцэлемтә форматында уздырылды.
Гражданка Ф. үзенең «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасына җибәргән 5870211 номерлы мөрәҗәгатендә Әлмәт шәһәренең Бигәш елгасына канализация торбасы аша агып төшүче сулар проблемасын хәл итүдә ярдәм сорады.
Инвалидлык чикләү дигән сүз түгел! Моны инвалид яшьләрнең карьера үсешенә юнәлтелгән «Омтылыш» проект сессиясендә катнашучылар көн саен исбатлый. Проект ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан «Россия — мөмкинлекләр иле» платформасы белән берлектә гамәлгә ашырыла. Бу “Ярат.Булдыр. Рухландыр” проект сессияләренең берсе.
Сентябрь җитте, яфраклар җылы сары төскә керде, ә салкынча җил җәй ахырына якынлашуын белгертә. Димәк, “Хокукый ярдәм көннәре” кире кайта! Кичә "Московский" мәдәни үзәгендә “Хокукый ярдәм көне”нең беренчесе узды.