Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Өлкәннәр көне уңаеннан котлавы

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары, хөрмәтле пенсионерлар! Халыкара өлкәннәр көне белән ихлас күңелдән котлыйм!

Бу бәйрәм - заманнар һәм буыннар арасындагы аерылгысыз бәйләнешне искә төшерүнең тагын бер сәбәбе. Өлкәннәргә хөрмәт актив үсүче җәмгыятьнең иң мөһим кыйммәтләреннән берсе булып тора. Ветераннарыбызның бай тормыш тәҗрибәсенә таянып, аларның акыллы киңәшләренә колак салып кына,  уйланылган карарлар кабул итәргә мөмкин.

Һәм бүген без илебездә тотрыклылык һәм үсеш өчен көчләрен кызганмыйча хезмәт иткән, шатлыклары һәм кыенлыклары, уңышлары һәм югалтулары белән зур гомер кичергән кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез.

Үзегезнең энергиягез, тупланган тәҗрибәгез һәм Ватаныгызны чын күңелдән яратуыгыз ярдәмендә уйлаганнарыгызның барысы да тормышка ашсын! Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, якыннарыгызның  ихтирамын, җан тынычлыгы һәм иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International