Республика Прокуроры урынбасары Александр Чеховский белән гражданнарны бергәләп кабул итү

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

🧑‍🧑‍🧒‍🧒 Бүген 8 кеше Татарстан омбудсменының республика Прокуроры урынбасары Александр Чеховский белән берлектә гражданнарны кабул итүдә үз сораулары белән мөрәҗәгать итте

❓ Гражданнарны кабул итү балигъ булмаган гражданнарның хокукларын яклауга багышланган иде, мөрәҗәгатьләр күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү, мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыру, шулай ук җинаять-процессуаль законнарны бозу мәсьәләләре буенча кабул ителде. Татарстанда яшәүчеләр белән аралашу кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә кагылышлы сораулар да яңгырады.

❗ Һичшиксез, халыкның иң якланмаган катламына-балаларга кагылышлы мөһим һәм актуальрәк мәсьәләләр. Мөрәҗәгатьләр эшкә алынды һәм гамәлдәге законнар кысаларында каралачак һәм өйрәнеләчәк.

 ☎ Исегезгә төшерәбез, гражданнарны кабул итүгә Вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе +7(843)236-41-80 телефоны буенча язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International