Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре тарафыннан урынга чыгып тикшерүләр

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Гражданнарның уңайлы әйләнә-тирә мохиткә хокукларын яклау максатларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләренең каты коммуналь калдыкларны вакытында чыгармау проблемасы буенча «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасына гражданнарның мөрәҗәгатьләрен үтәү сыйфатын шәхси контрольдә тоту максатларында республика районнарына баруы дәвам итә.

Узган атнада без Яшел Үзән районында законсыз чүплекләр барлыкка китерү, каты коммуналь калдыкларны вакытында чыгармау һәм аларның туплану урыннарын тиешенчә карап тотмау проблемалары буенча гражданнар мөрәҗәгатьләрендә күрсәтелгән объектларга барып чыктык.

Тикшерү кысаларында контейнер мәйданчыкларында законсыз чүплекләр барлыкка килү фактлары ачыкланды, шуңа бәйле рәвештә Вәкаләтле вәкил  Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы һәм «ПЖКХ» ИК генераль директоры адресына каты көнкүреш калдыклары туплану урыннарын тиешле санитария хәленә китерү буенча кичекмәстән чаралар күрү турында мөрәҗәгатьләр юллады. Әлеге мәсьәлә безнең контрольдә.

Хөрмәтле укучылар, исегезгә төшерәбез, каты көнкүреш калдыкларын вакытында чыгармау һәм йорт янындагы контейнер мәйданчыгын канәгатьләнерлек дәрәҗәдә карап тормау проблемалары буенча сез һәрвакыт «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр итә аласыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International