Сәрия Сабурская «Ак калфак» татар хатын - кызлары оешмасының Баку шәһәрендәге филиалы җитәкчесе - «Дуслык» ансамбленең сәнгать җитәкчесе Сания Әлмәшевага “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе тапшырды

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

🏆 Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән Сәрия Сабурская Татарстан Республикасының Әзербәйҗан Республикасындагы даими вәкиллегендә «Ак калфак» татар хатын - кызлары оешмасының Баку шәһәрендәге филиалы җитәкчесе - «Дуслык» ансамбленең сәнгать җитәкчесе Сания Әлмәшевага «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесен тапшырды.

«Дуслык» ансамбле коллективы дүрт ел дәвамында Әзербәйҗанда яшәүче татарлар арасында татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен саклау һәм үстерү белән шөгыльләнә. Анда катнашучылар милли киемнәр тегәләр, концертлар үткәрәләр, татар композиторлары һәм шагыйрьләренең иҗат кичәләре оештыралар.

💫 Лаеклы бүләк белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International