Үзбәкстан Республикасы Югары Мәҗлесе закон чыгару палатасы спикеры урынбасары, Үзбәкстан Республикасының Кеше хокуклары буенча Милли үзәге директоры Акмал Сәидов белән очрашу

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Республика парламентында Үзбәкстан Республикасы Югары Мәҗлесе закон чыгару палатасы спикеры урынбасары, Үзбәкстан Республикасының Кеше хокуклары буенча Милли үзәге директоры Акмал Сәидов белән очрашу узды.

Дәүләт Советында узган очрашуда Россия-Үзбәкстан хезмәттәшлеге, шул исәптән парламентара элемтәләр кысаларында Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы күп яклы диалогны киңәйтү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Акмал Сәидов Татарстанда кунакчыл кабул итүләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.

"Безнең парламентара диалогка Россия һәм Үзбәкстан лидерлары этәргеч бирә, алар безгә югары профессиональ һәм дустанә хезмәттәшлек үрнәге күрсәтә, - диде Акмал Сәидов. - Татарстан ике дәүләтнең регионара хезмәттәшлегендә алдынгы урынны алып тора һәм Үзбәкстанның стратегик партнерларының берсе булып тора. Моңа милли диаспоралар белән багланышлар, студентлар алмашулары, тугандаш халыкларыбызның яхшы хезмәттәшлек традицияләре ярдәм итә», - диде ул.

Вәкаләтле вәкил  Татарстанда омбудсмен институты эше, Үзбәкстандагы коллегалары, шул исәптән Үзбәкстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән тыгыз багланышлар турында сөйләде.

"Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил буларак мин еш кына хезмәттәшемә – Үзбәкстан Республикасы Югары Мәҗлесенең Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле (омбудсмен) Феруза Эшматовага мөрәҗәгать итәм. 2021 елда мин халыкара күзәтүче сыйфатында президент сайлауларында катнаштым. Без шулай ук Үзбәкстанның Казандагы консуллыгы белән зур уртак эш алып барабыз. Алдагы консул-Фәриддин Насриев белән без аны 2018 елда билгеләгән көннән эшли башладык. Бу вакыт эчендә ул Татарстан һәм Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә зур өлеш кертте", дип ассызыклады ул.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International