ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Мәскәүдә узган «Кеше хокукларын яклау проблемалары: Омбудсменнарның иң яхшы практикаларын алмашу» VIII Халыкара конференциясе кысаларында  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская чит ил коллегалары белән танышты:

“Халык контроле” Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасында хәбәрнамәләрне карау сыйфатын яхшырту максатында Вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре көн саен хәбәрнамәләр системасына керә торган мониторинг үткәрә


9
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, салым түләүчеләр белән мәгълүмати-агарту эше буенча мәгълүмати сәясәтне гамәлгә ашыру максатларында, ведомство буйсынуындагы оешмаларда мәгълүмат стендларында урнаштыру өчен 2024 елның 17 октябрендә 10.00 сәгатьтә булачак вебинар турында мәгълүмат җибәрә.


8
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Гражданнарны чираттагы кабул итү вәкаләтле вәкил Аппаратында узды. Мөрәҗәгать итүчеләрнең проблемалары белән ничек төгәлрәк һәм җентекләбрәк танышырга, аларның килеп туган вәзгыятькә мөнәсәбәтен ишетергә, сорауларны ачыкларга һәм аларга оператив җавап табарга? Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил нинди шикаятьләр карый?

Үзбәкстан Республикасы белән безне җылы дустанә мөнәсәбәтләр бәйли, ә илчелектәге коллегалар белән без инде озак еллар кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау эшендә тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Бүген без Үзбәкстан Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Надыйр Касыймов белән таныштык/


7
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Районга чыгуларны без нәтиҗәле итәргә тырышабыз һәм бер көндә мөмкин кадәр күбрәк очрашулар колачларга тырышабыз.

Бүген Менделеевск районында эшлим. Вәкаләтле вәкил өчен киңәшмәләр, халык белән очрашулар уздыру һәм килеп туган проблемаларны хәл итү өчен Татарстан Республикасының төрле районнарына даими рәвештә бару бик мөһим.

Бүген Алабуга муниципаль районы эш сәфәренең икенче ноктасы булды. «Халык контроле» системасына гражданнардан килә торган хәбәрнамәләрне карау буенча киңәшмә үткәрелде. Җаваплы башкаручылар белән гражданнарның 29 мөрәҗәгатен карадык. Нигездә, сораулар юлларны ремонтлауга, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатына һәм территорияләрне төзекләндерүгә кагыла.

Балалар бакчасы бинасы 1987 елда файдалануга тапшырылган. 35 ел дәвамында балалар бакчасы бинасына капиталь ремонт ясалмаган. 2022 елда мин әлеге бакчада булдым: анда тәрәзәләрне алыштыру, су белән тәэмин итү, җылыту, электр белән тәэмин итү, вентиляция системаларын ремонтлау, беренче каттагы төркемнәрдә ишек блокларын, санитария узелларын, җылы идәннәрне алыштыру, бизәү эшләрен башкару, керү урыннарын ремонтлау һәм территорияне төзекләндерү таләп ителде. Чыннан да, бакча капиталь ремонтка мохтаҗ иде, һәм республикабыз Рәисе ярдәме белән әлеге максатларга акча бүлеп бирелде.


5
октябрь, 2024 ел
шимбә

Кадерле укытучылар! Кадерле остазлар! Сезне төп һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән котлыйм!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International