Узган атнада "Халык контроле" ТР дәүләт мәгълүмат системасында эш

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

“Халык контроле” Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасында хәбәрнамәләрне карау сыйфатын яхшырту максатында Вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре көн саен хәбәрнамәләр системасына керә торган мониторинг үткәрә.

Узган атнада системада 5 377 мөрәҗәгать басылып чыкты, шуларның 1 730 буенча чаралар күрелде.

Гадәттәгечә сезгә «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасы аша җаваплы башкаручылар тарафыннан килгән мәсьәләләрне оператив хәл итү мисаллары турында сөйлисем килә:

✅ Казан шәһәре башкарма комитеты тарафыннан Казан шәһәренең Ибраһимов проспектындагы 63а номерлы торак йортның керү  юлына култыксалар куелды(№6524134);

✅"Жилкомсервис"ПКФ" ҖЧҖ идарәче компаниясе Яр Чаллы шәһәренең Гвардейская урамындагы 1/10 номерлы торак йорт ишегалдында балаларның уен җиһазын ремонтлады (№6533960);

✅  Яшел Үзән  районы башкарма комитеты тарафыннан Осиново авылының Спорт урамында яктырту торгызылды (№6531245);

✅ «БПТС» АҖ Бөгелмә шәһәренең Сәйдәшев урамындагы җәяүлеләр тротуарына ремонт ясаган (№ 6468099).

Узган атнада Татарстан Республикасында яшәүчеләр иң актив рәвештә түбәндәге категорияләр буенча мөрәҗәгать иттеләр:

📍 «Территорияне комплекслы төзекләндерү» – 547;

📍 “Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау” - 184;

📍 “Йортны  карап тоту” - 140;

📍"Тышкы яктыртуны оештыру" - 133;

📍 “Юл хәрәкәтен оештыру” – 76.

Сез «Халык контроле» системасына «Халык контроле» мобиль кушымтасы ярдәмендә яисә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында гариза биреп кенә республикабызда яшәүчеләрнең тормыш  сыйфатын күтәрүгә һәм яшәү шартларын яхшыртуга үз өлешегезне кертә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International