Мәскәүдә "Кеше хокукларын яклау проблемалары: Омбудсменнарның иң яхшы практикалары белән алмашу" VIII Халыкара конференциясе

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Мәскәүдә узган «Кеше хокукларын яклау проблемалары: Омбудсменнарның иң яхшы практикаларын алмашу» VIII Халыкара конференциясе кысаларында  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская чит ил коллегалары белән танышты:

 ✅ Абхазия Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Кишмария Әнәс Руслановна;

 ✅ Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Кеше хокуклары буенча бәйсез даими комиссиясенең башкарма директоры Нура Зәид Әл-Рашуд. Фотода хөрмәтле коллегасы - Әзербәйҗан Республикасы омбудсмены Сабина Алиева ханым белән бергә.

🙏 Мондый очрашулар һәм танышулар, һичшиксез, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау мөмкинлекләрен киңәйтергә ярдәм итә, дип саныйм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International