Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең 19 нчы төзәтү колониясе базасында эшләүче тернәкләндерү отрядларында булу

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

Һәркемгә икенче мөмкинлек бирү һәм төзәлергә, яхшырак булырга теләүчеләргә ярдәм итү -  мөһим.

Нәкъ менә бу реабилитация отрядларының төп максаты. Проект Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең  Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 19 нчы төзәтү колониясе базасында   2018 елдан бирле эшли, ә реабилитацияне инде 100 дән артык кеше узган.

Бүген кызыксынган министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән бергә  без бүген бу тернәкләндерү отрядында булдык. Проект нәтиҗәле һәм ресоциализация системасы өчен бик мөһим, һәм моңа әлеге программаны узганнан соң рецидив проценты дәлил булып тора - ул иректән мәхрүм итү урыныннан азат ителгәннәрнең нибары 4% ын тәшкил итә.

Мондый тоткыннар белән шөгыльләнү генә түгел, аларны тоту шартлары да мөһим. Аларга үз тормышларын үзгәртергә мөмкинлек биреп, тырышырлык һәм омтылырлык нәрсәләр барлыгын искә төшерергә кирәк.

Тормыш кара һәм ак төскә буялмаган, ул төсләр палитрасына ия.

Көн саен зур эш башкарыла, бу ремонтланган биналардан гына түгел, тернәкләнү узучылар белән сөйләшүләрдән дә күренә.

Мондый мөмкинлек һәм проектка ярдәм өчен рәхмәт сүзләрен ишеткәч, чын - чынлап аңлыйсың, без юкка гына эшләмибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International