Бүген «Уникс» бинасында «Өченче буын» университетында яңа уку елы ачылды
Яшь комачаулык түгел, яшь - ул мөмкинлек! Тормышны раслаучы проект, анда кызыксынучан акыллы һәм бетмәс-төкәнмәс тормыш сөючән 100 меңнән артык студент белем алган. “Өченче буын” университеты - ул махсус белем бирү программасы һәм безнең өлкән буын өчен мөһим һәм кирәкле белемнәр туплау мөмкинлеге. Уку - ул безне гомер буе озата баручы процесс, һәм үзең өчен ниндидер яңа нәрсәне өйрәнә башларга беркайчан да соң түгел.
Ачылышта җылы сүзләр күп булды, без студентларга җиңел һәм кызыклы ел теләдек! Уңышлар сезгә, кадерле студентлар!