Узган атнада "Халык контроле" ТР дәүләт мәгълүмат системасында эш

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

«Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасында мөрәҗәгатьләрне карау сыйфатын яхшырту максатында Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре көн саен системага керүче хәбәрнамәләр мониторингын үткәрә.

 Узган атнада системада 4 645 мөрәҗәгать басылып чыкты, шуларның 1 502 буенча чаралар күрелде.

 Гадәттәгечә сезгә «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасы аша җаваплы башкаручылар тарафыннан килгән мәсьәләләрне оператив хәл итү мисаллары турында сөйлисем килә:

 ✅ Нурлат районы башкарма комитеты Циолковский урамында урам яктырту фонарен урнаштырды (№ 6554889 );

 ✅Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе тарафыннан Казан шәһәренең Гаврилов урамындагы җәяүлеләр кичүендә юл билгеләре кую эше башкарылды (№ 6465445);

 ✅ «ГУАД» МУП Әлмәт шәһәренең Болгар урамында чокырларга ремонт ясады (№ 6526933);

 ✅Яр Чаллы шәһәре  "Автомобиль юллары предприятиесе" Яр Чаллы шәһәренең 61/32Д номерлы  торак йорты янындагы территориядән каты көнкүреш калдыкларын чыгарды ( № 6533788).

 Узган атнада Татарстан Республикасында яшәүчеләр иң актив рәвештә түбәндәге категорияләр буенча мөрәҗәгать иттеләр:

 📍 “Территорияне комплекслы төзекләндерү” - 408;

 📍 “Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау” - 231;

 📍"Коммуналь хезмәтләр" - 222;

 📍”Йортны карап  тоту” - 153;

 📍"Тышкы яктыртуны оештыру" - 133.

 Сез «Халык контроле» системасына «Халык контроле» мобиль кушымтасы ярдәмендә яисә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында гариза биреп кенә республикабызда яшәүчеләрнең  тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм яшәү шартларын яхшыртуга үз өлешегезне кертә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International