ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

 “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне үтәү сыйфатын һәм срокларын күзәтү һәм җаваплы башкаручылар белән күчмә эш киңәшмәләре үткәрү – система баш модераторының иң төп бурычларының берсе.

2018 елның ноябрендә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына  Саба муниципаль районының Шекше авылы үзәк күпере авария хәлендә булып, алга таба аннан файдалану гражданнарның тормышына һәм саулыгына куркыныч янаганлыктан, күперне ремонтлауны сораган мөрәҗәгать керде.

   Әлеге мөрәҗәгатьне үтәү максатыннан Саба муниципаль районы башкарма комитеты  Шекше авылы күперен капиталь ремонтлау буенча эш башлады.


2
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Апас һәм Кайбыч районнары буенча хәрби комиссары Илшат Паймурзин  сүзләренчә, хәрби комиссариатта язгы чакырылышка әзерлек эшләре март аеннан ук башланган. Язгы чакырылышта 142 егет хәрби комиссариатка килеп  тикшерү-күзәтү эшләре башкарырга һәм шулар арасыннан барлык таләпләргә җавап биргәннәрен сайлап 35 егетне хәрби хезмәткә озатырга исәплиләр.

 

 2019 елның  I кварталында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында, барлык статуслардан кире кайтарылган мөрәҗәгатьләрне дә исәпкә алып, 19889  мөрәҗәгать бастырылды

“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән күп санлы мөрәҗәгатьләр һәм аңа комментарийлар (746 дан артык) уңаеннан, 1 апрельдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Аппараты хезмәткәрләре Казан шәһәре башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә Салмачы бистәсенең Үзәк урамы юлын норматив торышка китерү буенча күчмә тикшерү үткәрде. 


29
март, 2019 ел
җомга

2019 елның 29 мартында  Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 10 нчы төзәтү колониясендә,  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты  Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә  хөкем ителүчеләр өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрде.

 


28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

   28 марттан Татарстан территориясендә РФ Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Советның коммерциячел булмаган оешмаларны үстерү буенча даими комиссиясе делегациясе булды.


27
март, 2019 ел
чәршәмбе

  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү идарәсе вәкилләре белән берлектә,  Татарстан Республикасында  наркокулланучыларны тернәкләндерү һәм тормышка яраклаштыру белән шөгыльләнүче оешмалар эшенә  мониторинг үткәрү максатыннан, алкобәйлелеккә һәм наркобәйлелеккә дучар затларны  эш белән тернәкләндерү белән шөгыльләнүче  «Царство добра» кешеләргә социаль ярдәм күрсәтү хәйрия фондында тикшерүләр үткәрде.


26
март, 2019 ел
сишәмбе

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Зәйгә эш сәфәре кысаларында  Алабуга, Зәй, Мамадыш, Менделеев, Минзәлә, Тукай муниципаль районнары буенча “Халык контроле”нә килгән мөрәҗәгатьләрне карау булды.

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова белән бергәләп гражданнарны кабул итте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International