2019 елның I кварталында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында мөрәҗәгатьләрнең 73 проценты үтәлде

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

 2019 елның  I кварталында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында, барлык статуслардан кире кайтарылган мөрәҗәгатьләрне дә исәпкә алып, 19889  мөрәҗәгать бастырылды.  

   Системага килгән мөрәҗәгатьләрне сыйфатлы һәм үз вакытында үтәү өчен  Вәкаләтле вәкил, баш модератор буларак, даими режимда мониторинг үткәрә, аның барышында җаваплы башкаручылар ягыннан системадагы мөрәҗәгатьләрне караганда эшләп җиткермәүләр ачыклана.  Андый очракларда  сәбәпләрен ачыклау, карар эзләү, гражданнарның теләкләрен һәм тәкъдимнәрен канәгатьләндерү өчен муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында  күчмә эш киңәшмәләре үткәрелә. Шулай ук урыннарга чыккач җаваплы башкаручылар белән бергә, мөрәҗәгатьләр буенча хәл ителгән объектларның сыйфатын тикшерү һәм 2019 елга планлаштырылган  мөрәҗәгатьләрне үтәү максатыннан объектларга бару оештырыла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International