Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова белән бергәләп гражданнарны кабул итте.
Вәкаләтле вәкилгә гражданнар төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә. Монда күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү, пенсия белән тәэмин итү, пенсияне кабаттан исәпләү, элек хөкем ителгән кешеләрне тормышка яраклаштыру, инвалидны эшкә урнаштыру һәм башка мәсьәләләр бар. Күп сорауларны урында ук район башлыгы белән хәл иттеләр. Җирле хакимият ярдәм итә алмаган мәсьәләләрне Вәкаләтле вәкил белән Дәүләт Думасы депутаты контрольгә алды.