2018 елның ноябрендә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына Саба муниципаль районының Шекше авылы үзәк күпере авария хәлендә булып, алга таба аннан файдалану гражданнарның тормышына һәм саулыгына куркыныч янаганлыктан, күперне ремонтлауны сораган мөрәҗәгать керде.
Әлеге мөрәҗәгатьне үтәү максатыннан Саба муниципаль районы башкарма комитеты Шекше авылы күперен капиталь ремонтлау буенча эш башлады.