Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Зәйгә эш сәфәре кысаларында Алабуга, Зәй, Мамадыш, Менделеев, Минзәлә, Тукай муниципаль районнары буенча “Халык контроле”нә килгән мөрәҗәгатьләрне карау булды. Әлеге районнарда яшәүчеләр күбрәк муниципаль юлларны тоту һәм ремонтлау буенча мөрәҗәгать итә.
Киңәшмәдә Алабуга һәм Минзәлә муниципаль районнары буенча җаваплы башкаручыларга 2015-2016 еллардагы мөрәҗәгатьләрне үтәүне контрольгә алырга һәм аларны 2019 елда үтәү буенча чаралар күрергә кушылды.