ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Казанда 2014 елның 16-17 октябрь көннәрендә   «Мөселман хатын-кызы: хәзерге дөньяда  кеше хокуклары» фәнни-практик халыкара  конференция  узды.


16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
        15 октябрьдә  Казан шәһәренең Совет районы  хакимиятендә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм   “Россия пенсионерлары берлеге” нең Татарстандагы  бүлеге халык өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрделәр.

10
октябрь, 2014 ел
җомга
          Бүген 10 октябрьдә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил каршында  эшләп килүче  “Хокукый белемнәр мәктәбе”ндә  “Россия пенсионерлары берлеге” нең Татарстандагы  бүлегенең  “өченче буын”  университеты  кысаларында  яңа уку елын ачу булды. 

9
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
        Казан  башкарма комитеты адресына  “Халык контроле” мәгълүмат системасына килгән гаризаларны  башкарма комитет каравы сыйфатын яхшырту максатыннан, агымдагы елның 8 октябрендә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында  2014 елга планлаштырылган  белдерүләрне карау буенча ике эш киңәшмәсе үтте. 

7
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
         Бүген 7 октябрьдә  Түбән Камада  “Хәрби хезмәткә чакырылучыларның  хокуклары турында”  “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресе узды. 

30
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

Агымдагы елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе  чираттагы тапкыр план буенча  идарәче компанияләрнең  “Персональ  мәгълүматлар турында”  152 нче федераль закон  һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү таләпләрен  үтәү  мәсьәләләре буенча  “Танкодром” коммуналь торак хуҗалыгы  идарәче компаниясе”н тикшерде.

Армия сафларына алар  уку йортын тәмамлагач кына китәчәк.


27
сентябрь, 2014 ел
шимбә

2014 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе  һәм Татарстан  Республикасы Дәүләт торак инспекциясе Яшел Үзән шәһәренең  К.Маркс урамы, 57 нче йортында  яшәүчеләрдән  торак биналарда әйбәт булмаган шартларда яшәүдән һәм торак йортны карау һәм төзекләндерү буенча вазифаларын үтәмәүдән зарлану  шикаяте буенча  “ЭлиСС” идарәче компаниясе җәмгыятен (Яшел Үзән шәһәре, Королев урамы, 13) тикшерде. 


25
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Киләсе елдан Россиядә эшләүче мигрантлар яхшырак якланачак. Аларга авырсалар, больничный түли башлаячаклар. Әгәр гастарбайтер һәм аның эш бирүчесе законнарны үтәсә  табибка мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булачак.

     Хезмәт министрлыгы эш бирүчеләр киләсе елдан чит ил хезмәткәрләре өчен социаль иминият фондына  эш хакы фондыннан – 1,8 процентны түләүне күздә тоткан  законпроектны әзерли.


24
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
         2014 елның  18-19 сентябрендә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе  “  Килгән илләрендә Үзәк Азиянең  эшләүче мигрантлары һәм аларның гаиләләрен хокукый яклау чаралары нәтиҗәлелеге турында”  V төбәкара форумда катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International