Җәмәгатьчелек ярдәмчесе Түбән Кама районында сайлау комиссияләрендә булды

2017 елның 8 сентябре, җомга

Бүген  Вәкаләтле вәкилнең Түбән Кама  муниципаль районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе  2238 нче, 2239 нчы, 2247 нче, 2248 нче, 2249 нчы участок сайлау комиссияләрендә булып, ТИК рәисе А.И. Бликин һәм сайлау участокларындагы участок сайлау комиссияләре рәисләре белән очрашты.

Сайлаулар үткәрүгә әзерлек барышында барлык шартлар да: парковка, пандуслар, тотынгычлар, инвалидлар өчен бәдрәф бүлмәләре, коляскада хәрәкәт итүчеләр өчен кабинкалар, начар күрүчеләр өчен лупалар исәпкә алынды. Тавыш бирү көнендә волонтерлар физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне каршылап,  тавыш бирү урынына кадәр озатып һәм кире кайтарып куячаклар. Шимбә көн, мәктәпләрдә уку процессы тәмамлангач, тавыш бирү өчен заллар тиешле тәртипкә китереләчәк. Кимчелекләр ачыкланмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International