Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре аварияле торак йорттан күчерү буенча Мамадыш шәһәрендә яшәүчедән килгән мөрәҗәгать буенча урынга чыгып тикшерү үткәрде.
Күчмә тикшерү вакытында Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының гражданны аварияле торактан күчерү буенча чаралар күрмәве фактлары ачыкланды. Ачыкланган торак законын бозулар буенча Татарстан Республикасы Мамадыш районы прокуратурасы хокук бозуларны бетерергә кушты.
Гражданны аварияле торактан күчерүгә кагылышлы мөрәҗәгать Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан контрольгә алынды.