Үзенчәлекле түләү (“Российская газета” – Федераль чыгарылыш №7365)

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Россия хөкүмәте  банкларда бурычлар буенча  арест салырга ярамый торган түләүләр - социаль счетлар кертергә тәкъдим итүче законпроектларына уңай бәяләмәләр әзерләде.

Мондый яңалыклар гражданнарны аңлашылмаучанлык буенча акча алынган очраклардан саклауга юнәлтелгән. Закон кайбер түләүләрне, мәсәлән, кешенең нинди дә булса бурычы очрагында социаль пособиеләрне алмауны яклый.  Ягъни приставлар мондый акчага арест сала алмый. Ләкин тормышта мондый хәлләр еш очрый.

Эш шунда, суд приставлары акчаны аерып тормый. Алар өчен бурычлы кешенең барлык счетлары да бер төсле. Шуңа күрә кайбер законнарга үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә.

Законпроектны эшләүчеләр хәбәр итүенчә, Россия суд приставлары федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, узган ел социаль характердагы акчаларны кире кайтару буенча 1 миллион 200 түләү башкарылган. Аның суммасы 4,1 миллиард сум.

Үзгәрешләрне кабул итү, экспертлар фикеренчә, социаль характердагы түләүләрне алу мөмкинлеген бетерәчәк.  

(Бу хакта тулырак -  “Российская газета – Федераль чыгарылыш №7365 (199)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International