7 сентябрьдә Әлмәт муниципаль районына эш сәфәре барышында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Әлмәт районы гражданнары шикаятьләрендә күрсәтелгән объектларда булды.
Күчмә тикшерү вакытында шул ачыкланды, 1385596 нче (төркемгә керү торышы – Әлмәтнең муниципаль мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениесе - 54 нче “Белоснежка” балалар бакчасына керү юлындагы баскыч мәйданчыгын төзекләндерү), 1826213 нче (Әлмәт шәһәренең Яшьлек скверында тротуар плиткасы утырган), 989469 нче (җәяүлеләр кичүен төзү) шикаятьләр башкарма комитет тарафыннан уңай хәл ителүе ачыкланды.