Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Зәйгә эш сәфәре кысаларында Алабуга, Зәй, Мамадыш, Менделеев, Минзәлә, Тукай муниципаль районнары буенча “Халык контроле”нә килгән мөрәҗәгатьләрне карау булды.
Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова белән бергәләп гражданнарны кабул итте.
Вәкаләтле вәкил район халкы белән очрашуларда үз эшчәнлеге, “Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында” закон положениеләре, гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау һәм хокукый агарту буенча Вәкаләтле вәкил Аппараты эше турында сөйләде. Вәкаләтле вәкил адресына мөрәҗәгать итү формаларына, бигрәк тә кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре бозылу очраклары ачыкланган очракта нинди эшләр башкарылуына аерым игътибар бирде.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасында наркокулланучыларны тернәкләндерү һәм тормышка яраклаштыру белән шөгыльләнүче оешмалар эшенә мониторинг үткәрү максатыннан, Казан шәһәренең бер тернәкләндерү үзәгендә тикшерү чарасы үткәрде.
Гаилә һәм балаларга уңай булмаган мөнәсәбәт, балаларны җәберләү, аларны булдырмау буенча профилактик чаралар, ятим һәм караучысыз калган балаларның хокукларын саклау – бу темаларның барысы да безнең аерым игътибарда һәм бүгенге “Кайнар элемтә”гә шалтыратулар вакытында да әлеге темалар кузгатылды.
Бүген, 22 мартта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская үз Аппараты хезмәткәре белән Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 1 нче тикшерү-төзәтү изоляторында булып, хатыны мөрәҗәгате буенча, кулга алынып тикшерүдә булган Ж. белән очрашты.
Агымдагы елның 20 мартында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында 2018 елның 30 ноябрендә басылган мөрәҗәгатен карау нәтиҗәләре белән риза булмаган гражданның Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгатен урынга чыгып тикшерде.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү идарәсе һәм Казан шәһәре Идел буе районы прокуратурасы вәкилләре белән берлектә Татарстан Республикасында наркокулланучыларны тернәкләндерү һәм тормышка яраклаштыру белән шөгыльләнүче оешмалар эшенә мониторинг үткәрү максатыннан, алкобәйлелеккә һәм наркобәйлелеккә дучар затларны тернәкләндерү белән шөгыльләнүче «Жизнь» җәмгыятендә тикшерүләр үткәрде.
Генерал-майор Сергей Погодин Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршында эшләп килүче “Хокукый белемнәр” мәктәбенең “Хәрби хезмәткә чакырылучылар хокуклары” темасына багышланган зональ дәрестә, хәрби хезмәткә чакырылучыларга Россия Федерациясе Кораллы көчләре төзелеше, яңа кертелгән реформалар, хәрби техника, Татарстан Республикасында чакырылышны әзерләү һәм үткәрү, ашыгыч хезмәт үтү, гражданнарны хәрби хезмәткә контракт буенча алу, альтернатив хезмәт үтү турында сөйләде.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы башкарма комитетында “Халык контроле”дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне карау буенча эш киңәшмәсе үткәрде