Юридик белемнәрне таратуга булышлык итү максатыннан һәр ай Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге белән берлектә “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресләрен үткәрә.
4 апрельдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил кушуы буенча, Аппарат хезмәткәрләре Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Норлат, Чирмешән һәм Чистай муниципаль районнары башкарма комитетлары җитәкчеләрен һәм җаваплы башкаручыларын чакырып, Чистай муниципаль районында күчмә эш киңәшмәләрен үткәрүне дәвам итте.
“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне үтәү сыйфатын һәм срокларын күзәтү һәм җаваплы башкаручылар белән күчмә эш киңәшмәләре үткәрү – система баш модераторының иң төп бурычларының берсе.
2018 елның ноябрендә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына Саба муниципаль районының Шекше авылы үзәк күпере авария хәлендә булып, алга таба аннан файдалану гражданнарның тормышына һәм саулыгына куркыныч янаганлыктан, күперне ремонтлауны сораган мөрәҗәгать керде.
Әлеге мөрәҗәгатьне үтәү максатыннан Саба муниципаль районы башкарма комитеты Шекше авылы күперен капиталь ремонтлау буенча эш башлады.
Апас һәм Кайбыч районнары буенча хәрби комиссары Илшат Паймурзин сүзләренчә, хәрби комиссариатта язгы чакырылышка әзерлек эшләре март аеннан ук башланган. Язгы чакырылышта 142 егет хәрби комиссариатка килеп тикшерү-күзәтү эшләре башкарырга һәм шулар арасыннан барлык таләпләргә җавап биргәннәрен сайлап 35 егетне хәрби хезмәткә озатырга исәплиләр.
2019 елның I кварталында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында, барлык статуслардан кире кайтарылган мөрәҗәгатьләрне дә исәпкә алып, 19889 мөрәҗәгать бастырылды
“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән күп санлы мөрәҗәгатьләр һәм аңа комментарийлар (746 дан артык) уңаеннан, 1 апрельдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре Казан шәһәре башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә Салмачы бистәсенең Үзәк урамы юлын норматив торышка китерү буенча күчмә тикшерү үткәрде.
2019 елның 29 мартында Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 10 нчы төзәтү колониясендә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә хөкем ителүчеләр өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрде.
28 марттан Татарстан территориясендә РФ Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Советның коммерциячел булмаган оешмаларны үстерү буенча даими комиссиясе делегациясе булды.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү идарәсе вәкилләре белән берлектә, Татарстан Республикасында наркокулланучыларны тернәкләндерү һәм тормышка яраклаштыру белән шөгыльләнүче оешмалар эшенә мониторинг үткәрү максатыннан, алкобәйлелеккә һәм наркобәйлелеккә дучар затларны эш белән тернәкләндерү белән шөгыльләнүче «Царство добра» кешеләргә социаль ярдәм күрсәтү хәйрия фондында тикшерүләр үткәрде.