ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 22 августыннан 28 августына кадәр Татарстан Республикасы халкы «Халык контроле» системасында 5 167 мөрәҗәгать бастырды, шуларның 1354е хәл ителгән инде.


26
август, 2022 ел
җомга

Атна саен республика муниципаль берәмлекләрендә күчмә киңәшмәләр үткәрелә.


24
август, 2022 ел
чәршәмбе

Коррупциягә каршы тору – Татарстан Республикасы дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Татарстан Республикасы Президенты каршында коррупциягә каршы тору советы төзелде, «2015-2025 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кабул ителде, башка бик күп чаралар үткәрелә.

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил иҗтимагый оешмалар белән нәтиҗәле эшләүгә зур игътибар бирә. Бу халыкны хокукый агартуга, республика халкына түләүсез хокукый ярдәм күрсәтүгә, кеше һәм гражданның хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү буенча вәзгыятьне даими мониторинглауга да кагыла.


23
август, 2022 ел
сишәмбе

Вәкаләтле вәкил Аппаратының бүлек җитәкчесе Елена Степанова бүген Дәүләт Советында узган V Республика социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар форумының пленар утырышында катнашты.

Урын җитмәү, кадрлар белән бәйле проблемалар, мөмкинлекләре чикле балалар өчен уку процессын тиешенчә оештырмау, сыйфатсыз туклану, 10 сыйныфка алудан баш тарту, мәгариф оешмаларындагы низаглы хәлләр – бу Вәкаләтле вәкил Аппаратына көн саен керә торган шикаятьләрнең тулы исемлеге түгел.

Пенитенциар системаның төп максаты - җәмгыятьне саклау һәм җинаятьләр килеп чыгу ихтималын булдырмау. Әмма пенитенциар учреждениеләрдә булган затларның хокукларын яклау өлкәсендә кыенлыклар да килеп чыга.


18
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Самара өлкәсендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты вәкилләре белән берлектә хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау максатыннан, Сәрия Сабурская бүген Самара өлкәсенең Красноярск районы Мирный бистәсендәге хәрби шәһәрчектә булды. Хокук яклаучылар хәрби хезмәт үтү шартлары белән таныштылар.


17
август, 2022 ел
чәршәмбе

«Социаль координатор» проекты авыр тормыш хәленә эләккән кешеләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.


16
август, 2022 ел
сишәмбе

БМО УВКБ вәкилләренең Россия Федерациясендә булуының икенче көнендә, алар Луганск һәм Донецк Халык республикалары һәм Украина территорияләреннән күченеп кайтырга мәҗбүр булган кешеләр өчен Яшел Үзән районының «Васильевский» шифаханәсендә урнашкан вакытлыча урнашу пунктында булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International