Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

Бүген Дәүләт Советында законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда депутатлар «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» федераль законның 24 нче маддәсенә һәм «Альтернатив гражданлык хезмәте турында» Федераль законның 4 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»  республика парламентының закон чыгару инициативасы проектын хупладылар, шулай ук берничә федераль һәм республика закон проектларын карадылар. Утырышны комитет рәисе Шакир Яһудин үткәрде.

 

«Оборона-сәнәгать комплексы оешмаларында персоналны саклап калу максатыннан хәрби хезмәткә чакырудан бер елга кадәр кичектерү мөмкинлеге һәм тиешле белем алган, яңа кабул ителгән хезмәткәрләр өчен альтернатив гражданлык хезмәте узу мөмкинлеге бирергә тәкъдим ителә, - дип аңлатты Александр Чубаров, закон проектын тәкъдим итеп, - хәзерге вакытта альтернатив гражданлык хезмәтен федераль башкарма хакимият органнарына, башкарма хакимият органнарына караган оешмаларда үтәргә мөмкин.  Шул ук вакытта дәүләт оборона заказлары күләме арткан оешмалар бүген яшь белгечләрне эшкә алырга, аларны ихтыяҗ булган эшче белгечлекләренә өйрәтергә әзер, әмма яшь гражданнарның аңында мондый белгечлекләр әле дә дәрәҗәсез булып кала, шуңа күрә кирәкле сандагы хезмәткәрләрне җыю бик авыр. Кадрлар проблемасын хәл итү варианты булып хәрби хезмәткә чакырылучыларны альтернатив гражданлык хезмәтенә  җибәрү турында карар булырга мөмкин”.

 

Эшләнгән закон проекты белән «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» гы Федераль законның 24 нче маддәсендәге 1 пунктына үзгәреш кертергә тәкъдим ителә, ул тиешле һөнәрләр, белгечлекләр һәм юнәлешләр буенча дәүләт аккредитациясе булган югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлагач, белгечлекләр (әзерлек юнәлешләре, һөнәрләр) буенча эшкә кергән РФ гражданнарына хәрби хезмәткә чакырудан кичектерү хокукын күздә тота .(оборона-сәнәгать комплексы оешмасында тулы эш көне шартларында 12 айга кадәр). Шул ук вакытта оборона-сәнәгать комплексы оешмалары, шулай ук гражданнарга хәрби хезмәткә чакырудан кичектерү хокукы бирелә торган һөнәрләр, белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләре исемлеге һәм аны бирү тәртибе РФ хөкүмәте тарафыннан билгеләнәчәк.

 

Закон проектының 2  нче маддәсе шулай ук «Альтернатив гражданлык хезмәте турында» федераль законның 4 нче маддәсенең 1 пунктын үзгәртүне күздә тота, аңа ярашлы рәвештә гражданнар альтернатив гражданлык хезмәте үтә ала торган оешмаларның исемлеге киңәйтелә. Әлеге исемлеккә ОПК оешмаларын кертергә тәкъдим ителә.

 

Закон проектын тикшерүдә профильле комитет рәисе Шакир Яһудин, депутатлар Валерий Власов һәм Илдар Шамилов катнашты, алар Татарстан парламенты инициативасының актуальлеген билгеләп үттеләр һәм аны хуплап чыгыш ясадылар.

 

Бүген комитет утырышында Иҗтимагый палата турында республика законының 23 нче маддәсенә  үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды. Документны ТР юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов тәкъдим итте. Ул, аерым алганда, закон проектының мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокукларын тәэмин итүгә җәмәгатьчелек контроле өлешендә федераль законнарның үзгәрүе белән бәйле рәвештә эшләнгәнлеген билгеләп үтте. Мәсәлән, федераль закон РФ субъектының Иҗтимагый палатасына РФ субъектында оештырылган Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзаларының вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны каплау, шулай ук аның эшчәнлеген матди-техник һәм мәгълүмати тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү бурычын йөкләүне күздә тота. Республика законына да шундый ук үзгәрешләр кертелә.

 

Комитет тәкъдим ителгән закон проектын хуплады.

 

Депутатлар шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Марат Хисаметдиновның чыгышын тыңлап,  гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар уздыруга хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турындагы республика законының 10 нчы маддәсенә  үзгәреш кертү турындагы закон проектын хуплады.

 

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International