Халыкара Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара

2023 елның 6 октябре, җомга

Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Халыкара Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.

 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россиядә игълан ителгән Педагог һәм остазлар елы - укытучыларга иң игелекле һәм иҗади хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен тагын бер сәбәп.

 

Бүген Татарстанда 77 меңнән артык педагог эшли. Елдан - ел яшь укытучылар саны арта: «Ышанам, мәгариф системасына кадрлар килүе, яшь педагогларның энергиясен һәм буыннар тәҗрибәсен  туплау - тармакның уңышы һәм үсеше өчен гарантия».

 

Ел саен республика мәктәпләре укытучылары һәм җитәкчеләре иң югары федераль дәрәҗәдә танылу ала. Әйтик, Татарстан вәкилләре Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча ышанычлы рәвештә 3 нче урында торалар.

 

Республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, үз чиратында быел Татарстан укытучыларының зур уңышларга ирешүләрен билгеләп үтте.

 

Республика җитәкчелеге педагогларга һәрьяклап ярдәм итә: яңа белем бирү учреждениеләре төзелә, укытучылар яңа ноутбуклар ала, төрле бүләкләү чаралары гамәлгә ашырыла.” Без, Татарстан укытучылары,  беркайчан да сынатмыйбыз", - дип өстәде Илсур Һадиуллин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International