Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе Рафис Газизов Татарстан Республикасыннан хәрби хезмәткә чакырылучылар белән бергә, хезмәт итү урыннарына кадәр барды. Егетләр безнең гаять зур ватаныбызның иң ерак почмакларына - Амур һәм Хабаровск крайларына юл тоталар.
Тикшерү чаралары планы кысаларында бүген Вәкаләтле вәкил Аппаратының гражданнарның хокукларын торгызу мәсьәләләре бүлеге башлыгы Елена Степанова, ТР Иҗтимагый күзәтү оешмасы әгъзалары Илнур Сатдинов һәм Гөлия Балафендиева Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең 1 нче «Авиатөзелеш», 11 нче «Восход», 13 нче «Азино-2», 15 нче «Танкодром» бүлекләрендә булдылар.
Өйрәнергә беркайчан да соң түгел! Моны инде күп еллар Өченче буын университеты студентлары раслый. Айга бер тапкыр, өй эшләрен, оныклары турында кайгыртуны калдырып, укый башлыйлар.
Бүген бөтен республика буенча Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм көне уза. Вәкаләтле вәкил Аппараты, җәмәгатьчелек ярдәмчеләре ел саен бу чарада катнаша. Гражданнарның хокукларын торгызу мәсьәләләре бүлеге башлыгы Елена Степанова Казан шәһәрендәге "Бердәм Россия" партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарга консультация бирде. Коллегалар, җәмәгатьчелек ярдәмчеләре, бөтен республика буенча гражданнарны кабул итә!
Алабугада Алабуга, Зәй, Түбән Кама һәм Тукай районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре, шулай ук «Халык контроле»ндә җаваплы башкаручылар катнашында киңәшмә узды.
Тәүлекнең караңгы вакытында өенә кайту беркадәр уңайсызлык тудыра, ә урам утлары эшләмәсә - икеләтә. Беренче чиратта без балалар өчен, аларның куркынычсызлыгы өчен борчылабыз.
Бүген Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан дәүләт медицина университеты» студентлары өчен Вәкаләтле вәкил Аппаратының бүлек башлыгы тарафыннан " Кеше хокуклары "лекцияләре циклының 2 темасы тәкъдим ителде.
Бүген КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә “Халык контроле” системасының бүлек башлыгы Рөстәм Низамиев “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында хакимиятнең башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан карау тәртибе” дигән онлайн семинар үткәрде.
2022 елның 1 ноябреннән Россиядә көзге чакырылыш кампаниясе башланды. 31 декабрьгә кадәр аны Россия Федерациясенең барлык субъектларында үткәрәчәкләр. Хәрби хезмәт үтү урыннарына 120 мең кеше җибәреләчәк, дип хәбәр итә РФ Оборона министрлыгы.
Бүген Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова яшьләр хокукларын яклауга багышланган VI Халыкара конференция эшен ачты.