Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау: 2023 ел нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлар» йомгаклау коллегиясе утырышы булды.
Үз чыгышында министр Эльмира Зарипова ведомствоның 2023 елдагы эш нәтиҗәләре, Татарстан хезмәт базарындагы вәзгыять, гражданнарга, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, ярлылыкка каршы көрәш, “Демография” милли проектын гамәлгә ашыру барышы һәм нәтиҗәләре турында сөйләде. Шулай ук җитештерү травматизмы, коррупциягә каршы тору мәсьәләләре дә яктыртылды.