Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Соңгы елларда медицина өлкәсендә без актив озын гомерне үстерүгә, шулай ук татарстанлыларның сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән җитди үзгәрешләрне күзәтәбез. Татарстанда 2023 елда халыкның үлем очракларын киметү мөмкин булды. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Марсель Миңнуллин сөйләде.

Сәламәтлек саклау өчен иң мөһим күрсәткечләрнең берсе - гомер озынлыгы. 2023 елда Татарстанда ул 75,4 ел тәшкил иткән. Россия Федерациясе субъектлары арасында республика бу күрсәткеч буенча 12 нче урында тора, Идел буе федераль округында – Татарстан лидер.

"Бүген сәламәтлек саклау өлкәсе алдында җитди бурычлар тора. Хакимият эшенең төп критерие - тормыш сыйфаты һәм әйләнә-тирә мохит. Төп максат – кеше. Ә кешенең иң мөһиме - аның сәламәтлеге. Шуңа күрә сезнең эшегез бик мөһим! Уртак тырышлык белән без барлык проблемаларны да хәл итәчәкбез, дип ышанам. Татарстан медицина учреждениеләре коллективларына көндәлек хезмәтләре, үз эшләрен яратулары өчен рәхмәт белдерәсем килә", - диде Рөстәм Миңнеханов, сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп.

 Коллегиядә ясаган чыгышымда мин, гражданнарның узган ел дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) бердәм порталының кире элемтә платформасы аша килгән 60 мең мөрәҗәгатенә игътибар иттем.  43 меңгә якын хәбәр сәламәтлек саклау проблемаларына кагылган, бу хәбәрләрнең гомуми санының 72 процентын тәшкил итә (60 167) һәм 2022 ел белән чагыштырганда 26 процентка арткан.

Дәүләт органнарының барлык дәрәҗәдәге җайга салынган гамәлләре генә медицина ярдәменең сыйфатын һәм уңайлылыгын арттыру өчен кирәкле шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк. Гражданнарыбызның хокукларын яклау эшендә без барыбыз да үз көчләребезне, бурычларыбызны һәм хокукларыбызны берләштерергә, килештерергә тиешбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International