2024 ел башыннан халыктан, «Халык контроле» системасына инде 4 033 тапкыр мөрәҗәгать килде, 2 451 мөрәҗәгать инде үз чишелешен тапты.
Бездә иң популяр категорияләр булып кала:
«Территорияне комплекслы төзекләндерү» – 663;
“Тышкы яктыртуны оештыру” -267;
«Йортны тоту» – 342;
«Юл хәрәкәтен оештыру» – 228;
«Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау» – 91.
«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында җаваплы башкаручыларның мөрәҗәгатьләрен уңай һәм оператив хәл итү мисаллары белән уртаклашуны дәвам итәбез.
Бөгелмә районы башкарма комитеты тырышлыгы белән Алиш урамындагы ишегалдын кардан чистарту эшләре башкарылды ( 6010763);
Комсомол районы администрациясе (Чаллы шәһәре) чүп-чар чыгарган (6007361);
Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе урамнарны яктыртуны оештырды ( 5277238);
Чаллы шәһәре Мәхәллә идарәче компаниясе ҖЧҖ күп фатирлы йортта (5345172) плафонны алыштырды;
Казан шәһәре Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе Кадыш торак массивы ягына юлның чокырын ямады ( 6000128).
Сез “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына мобиль кушымта ярдәмендә яки дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза биреп кенә республикабызда яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга һәм сыйфатын яхшыртуга үз өлешегезне кертә аласыз.