ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская видеоэлемтә режимында Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте оештырган киңәшмәдә катнашты.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эксперты, мигрантларга һәм социаль яктан яклманмаган башка затларга хокукый ярдәм күрсәтү үзәге  идарәсе рәисе  Гөлия  Балафендиева миграция мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.

Узган атнада “Халык контроле” мәгълүмат системасына  4467 мөрәҗәгать килде, шуларның  1587 е уңай хәл ителде.


8
октябрь, 2021 ел
җомга

Шушы көннәрдә Вәкаләтле вәкил Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына  Казанда яшәүчене ятим балаларны торак белән тәэмин итү исемлегенә кертүне сораган тәкъдим җибәрде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  Дәүләт Советына еллык юлламасында республикада яшәүчеләрне күбрәк борчыган мәсьәләләр турында сөйләде.


7
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Күп еллар дәвамында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  Татарстан Республикасы Хәрби комиссары  Сергей Погодин белән бергә  хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары өчен “Хокукый белемнәр мәктәбе” уздыра.


6
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре  “Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә  җәмәгатьчелек контроле  төбәк үзәге” оештырган гражданнарны кабул итүдә катнашты.       

Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында  республика икътисадын үстерүне тәэмин итү өчен эшлекле климатны яхшырту турында фикер алыштылар.


5
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре “Әмәт” бистәсе янында  егерме икенче чакрымдагы бакча ягына таба җәяүлеләр кичүен уңайлы тирәлек элементлары белән  җиһазлау буенча  урынга чыгып үткәрелгән киңәшмәдә катнашты.

Бер атна эчендә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына  4 677 мөрәҗәгать килде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International