Питрәчтә “Хокукый белемнәр мәктәбе” үтте

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

Күп еллар дәвамында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  Татарстан Республикасы Хәрби комиссары  Сергей Погодин белән бергә  хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары өчен “Хокукый белемнәр мәктәбе” уздыра.

 Бүген Питрәчтә республиканың алты районыннан хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары җыелды. Сәрия Сабурская үз чыгышында  медицина комиссиясе үтү кагыйдәләрен аңлатты, медицина тикшеренүләрен ныклап үтәргә кирәклеген әйтте.  

 20 октябрьдә иртәнге тугыздан сәгать дүрткә кадәр  Вәкаләтле вәкил Аппаратында  чакырылыш мәсьәләләре буенча  “кайнар элемтә” эшләячәк. +7(843) 236-00-71  телефоны буенча яки  WhatsApp 8-939-345-37-50 телефоны буенча үз хәбәреңне калдырырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International