Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юллама белән чыкты

2021 елның 8 октябре, җомга

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  Дәүләт Советына еллык юлламасында республикада яшәүчеләрне күбрәк борчыган мәсьәләләр турында сөйләде. “Халыкны борчыган проблемалар арасында –  торак –коммуналь хезмәтләр күрсәтү, су белән тәэмин итү, җәмәгать транспорты эше, юл түшәү сыйфаты, юлларны, тротуарларны кардан чистарту, эре шәһәрләрдә яңгыр сулары ага торган коелар эше, шәһәр һәм шәһәр яны бистәләрендә инфраструктураны үстерү, вакытында чүп чыгармауга, тиешле медицина хезмәте күрсәтмәүгә һәм башка мәсьәләләргә кагылышлылары бар”, диде ул.   

 Без бу сорауларны Вәкаләтле вәкилгә  гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрдә дә һәм “Халык контроле” нә килгән шикаятьләрдән дә күрәбез. Безнең уртак бурыч – кимчелекләрне тиз арада бетерү буенча чаралар күрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International