Вәкаләтле вәкил балигъ булмаганнар проблемаларына кагылышлы киңәшмәдә катнашты

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская видеоэлемтә режимында Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте оештырган киңәшмәдә катнашты. Ул шикләнелгән, гаепләнгән һәм хөкем ителгән балигъ булмаганнар арасында уку процессын оештыруга багышланган иде.  Киңәшмәдә Россия Федерациясе  Мәгариф министрлыгының балалар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты, Россия Федерациясендә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил,  Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International