Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эксперты, мигрантларга һәм социаль яктан яклманмаган башка затларга хокукый ярдәм күрсәтү үзәге идарәсе рәисе Гөлия Балафендиева миграция мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.
Күбрәк сораулар яшәүгә рөхсәт алу, чит ил гражданнарына медицина хезмәте күрсәтү, вакытлыча яшәү өчен квота алуга кагылышлы иде. Әфганстан гражданнарыннан туган илләрендә булган вакыйгалар уңаеннан борчылып язган мөрәҗәгать тә керде.
Исегезгә төшерәбез, миграция мәсьәләләре буенча кабул итү дүшәмбе көнне 11 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр. Алдан язылу өчен телефон: (843) 250-77- 81.