ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Без ТР «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы турында күп сөйлибез, һәм бүген «ТАТМЕДИА» АҖ брифингы кысаларында без системага яңа категорияләр кертү турында игълан иттек.

Россия һәм Белоруссия төрле өлкәләрдә партнерлар булып тора. Татарстан һәм Белоруссиянең хезмәттәшлек өчен үзара җәлеп итүчәнлеге күп очракта ике республиканың да сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы ягыннан үсеш алуына нигезләнә.


15
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген гражданнардан  «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына  һәм «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы»   кире элемтә платформасына килгән   мөрәҗәгатьләрне карау мәсьәләсе буенча 2024 елның беренче кварталы йомгакларына багышланган Татарстан Республикасында төбәк белән идарә итү үзәгенең проект офисы утырышы уздырылды.

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының илле өченче утырышы 19 апрельдә 10.00 сәгатьтә узачак. Мондый карар бүген парламент Президиумы утырышында кабул ителде. Депутатлар 16 мәсьәләне, шул исәптән биш республика законы һәм алты федераль закон проектын карарга планлаштыра.

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне  карау сыйфатын күтәрү максатыннан  Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре көн саен системага кергән хәбәрнамәләргә күзәтү ясый.


13
апрель, 2024 ел
шимбә

Россия Федерациясе Хөкүмәте ана капиталы акчасын  балалы гаиләләр өчен куллану вариантларын киңәйтү эшен дәвам итә. Хәзер, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 09.04.2024  441  нче карарына ярашлы рәвештә, ана капиталы акчасын блоклы төзелеш йортын реконструкцияләүгә кулланырга мөмкин (башка торак йорт белән уртак стенасы (яки стенасы) булган һәм җир участогына аерым чыгуы булган торак йорт).


12
апрель, 2024 ел
җомга

Махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбиләрнең гаилә әгъзалары мәнфәгатьләрен яклыйбыз.

Һәлак булган (үлгән) хәрбиләр белән бәйле мөрәҗәгатьләр аларның туганнарының зур күңел ярасы булып тора, мин һәм минем Аппарат хезмәткәрләре аны  җиңеләйтергә тырышалар. Мәсәлән, минем шәхси кабул итүемдә гражданка, аңа хәрби хезмәткәрнең хатыны буларак һәм хәрби хезмәткәрнең әнисенә һәлак булган (үлгән) сугыш хәрәкәтләре ветеранының гаилә әгъзасының таныклыкларын рәсмиләштерүдә ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте.

Дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, юридик клиникаларның укытучылары һәм белгечләре Татарстан Республикасы юридик клиникаларының II форумында катнашып, юридик клиникаларның үзара эш практикалары белән уртаклашу һәм әлеге оешмаларның эшчәнлек барышында үзара эш итү механизмнарын булдыру турында сөйләделәр.


11
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Ай саен Дәүләт Думасы депутатлары төбәкләрдә булалар һәм бер атна дәвамында гражданнарны кабул итәләр. Депутат Әмир Хәмитов белән безнең республика муниципалитетларында уртак кабул итүләр үткәрүнең уңай практикасы барлыкка килде, һәм бүген без Әлмәт шәһәрендә 5 гражданны кабул иттек.


2
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Константиновка торак массивындагы күлне кибүдән коткару үтенече белән «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кулланучы Мария А.мөрәҗәгать итте. Әлеге  хәбәрне  ( 56267660) 150 татарстанлы хуплады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International