Вәкаләтле вәкил "Россия дәүләт юстиция университеты" Казан филиалының 1 курс студентлары белән очрашты һәм аларга омбудсменның күпкырлы эшчәнлеге турында сөйләде

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

 "Россия дәүләт юстиция университеты" Казан филиалының 1 курс студентлары белән очрашу үткәрдек һәм аларга күпкырлы эшчәнлегебез турында сөйләдек.

Россиядә Вәкаләтле вәкил  институтның үз тарихы, үз тәҗрибәсе бар, әйе, бу тарих гасырлар белән исәпләнми, әмма инде үз нәтиҗәләре, билгеле бер уңышлары бар. Һәрбер кеше өчен, гражданнарның һәр төркеме өчен үз проблемалары бар, һәм аларны чишү алар өчен мөһим. Шуңа бәйле рәвештә, конкрет кешенең хокукларын яклап, без шул исәптән бу принциптан да чыгабыз.

Шунысы куанычлы: гражданнар безнең институтка ышана. Бу хакта беренче чиратта республикадагы вәзгыятьнең начарлануын аңлатмый торган саннар сөйли, киресенчә, кешеләр дәүләт хакимияте органнары эшенә җәлеп ителгән, кешеләрнең гаделлеккә ышанычы  үсә һәм аларның проблемалары гадел хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International