Татарстанга рәхим итегез, кадерле студентлар! Welcome to tatarstan dear students!

2024 елның 19 апреле, җомга

Казанда гына да югары уку йортларында 18 142 чит ил студенты белем ала. Аларның шактый өлеше  - Төрекмәнстаннан (5642 студент), Кытайдан (2446), Үзбәкстаннан (1947), Ираннан (1738), Казахстаннан (1097), Һиндстаннан (990), Таҗикстаннан (811).

Яңа илдә адаптация, мөгаен, чит ил студентлары өчен иң авырыдыр. Бу проблема күп аспектлы. Аңа телне белү, Россия мәдәнияте үзенчәлекләре, дөньяга караш та керә. Студентларның күпчелек проблемалары Россия законнары, үз хокуклары һәм ирекләре, аларны яклау ысуллары турында белемнәр җитмәү аркасында барлыкка килә. Шуңа бәйле рәвештә без бүген яңа проект - чит ил студентлары өчен Хокукый ярдәм көннәре эшләтеп җибәрдек.

Беренче хокук яклау чарасын без Казан медицина университеты студентлары өчен үткәрдек. Студентлар ягыннан зур кызыксыну күрү рәхәт иде! Студентларның берсе шунда ук безгә социаль проблеманы чишү өчен мөрәҗәгать итте, һәм, әлбәттә, без аның мөрәҗәгатен эшкә алырбыз.

Шунысын да әйтергә телим, сезнең, кадерле студентлар, безгә теләсә нинди проблемалы яки сезне борчыган сораулар буенча мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар. Шулай ук рус теленең база программасын әле үзләштермәгән һәм рус телендә аңлашуда кыенлыклары булган студентларга мөрәҗәгать итү мөмкинлеге өчен, минем Аппарат хезмәткәрләре Казанда белем алучы чит ил студентларының яртысыннан артыгы белгән инглиз теленнән тәрҗемә итүдә ярдәм күрсәтәчәк. Мондый чараларны без барлык югары уку йортларында да үткәрәчәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International