Законда яңалыклар

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Дуслар,  яхшы хәбәр белән уртаклашабыз!

РФ Дәүләт думасы яшь белгечләргә ярдәм чараларын киңәйтү турында закон кабул итте. Закон нигезендә, яшь белгеч булып, элек алган хезмәт тәҗрибәсенә карамастан, беренче тапкыр белгечлек буенча эшкә урнашкан кеше саналачак.

Үзгәрешләр «Россия Федерациясендә яшьләр сәясәте турында»гы Законга кертелә. Документ белән «яшь белгеч» төшенчәсе  ачыклана: ул «төп һөнәри белем бирү программалары буенча һәм (яки) һөнәри белем бирү программалары буенча укыган вакытта хезмәт стажы булган яшь граждан» дип танылачак.

 «Яшь хезмәткәр» төшенчәсе кертелә — ул 35 яшькә кадәрге, хезмәт стажы өч елдан артмаган һәм «яшь белгеч» категориясенә кермәгән РФ гражданы. «Россия Федерациясендә яшьләр сәясәте турында» гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турындагы закон рәсми рәвештә басылып чыккан көннән үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International