Сәрия Сабурская “АиФ-Казань” укучылары сорауларына җавап бирде

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген 13 ноябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил белән  “Туры элемтә” узды. Аның барышында күп сораулар килде. Кабул итү барышында Татарстан омбудсманы  редакциягә язмача килгән 19 сорауга җавап бирде. Гражданнарны  төрле  мәсьәләләр, аерым алганда, эштән җибәрү, Россия Федерациясе гражданлыгы алу, тору урынын рәсмиләштерү, вакытында эш хакы түләнмәү, торак алу һәм башка мәсьәләләр кызыксындырды.

      Сорауларның күбесе  алданган өлешчеләргә  кагылышлы иде. Әлеге мөрәҗәгатьләр  алга таба тикшерү өчен Вәкил тарафыннан эшкә алынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International