“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне үзвакытында һәм сыйфатлы карауга контрольлек итү максатыннан, 4 июльдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетында күчмә эш киңәшмәсе оештырылды
Лаеш муниципаль районында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне карауга багышланган киңәшмә булды. Киңәшмәдә җаваплы үтәүчеләр тарафыннан гаризаларны контроль карау сроклары һәм үтәү сыйфаты каралды
8 июньдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Казан шәһәре Вахитов районы прокуратурасы, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты, “Вахитов районы идарәче компания” оешмасы вәкилләре һәм мөрәҗәгать итүчеләр белән бергә Казан шәһәре Карл Маркс урамы 44а йортта яшәүчеләрнең торак йортны капиталь төзекләндерүгә кагылышлы күмәк мөрәҗәгатен карау буенча киңәшмә үткәрде.
Казан шәһәренең “6 нчы шәһәр балалар сырхауханә”сендә кабаттан тикшерү үткәрелде.
2018 елның 27 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил “Костер” республика сәламәтләндерү-белем бирү үзәге” (Биектау районы Бөреле тимер юл станциясе, Сосновая урамы, 9 нчы йорт) учреждениесенә шикаять буенча барып, тикшерү үткәрде. Килгән шикаятьтә санитар-гигиена шартларының канәгатьләнмәслек булуы, “Балаларның ялын оештыру һәм сәламәтләндерү стационар оешмаларының эшен оештыруга кагылышлы санитар-эпидемиология таләпләре” турында СанПиН таләпләре бозылуы аркасында балаларның хокуклары бозылу турында язылган иде.
Тикшерү барышында мөрәҗәгать итүченең дәлилләре расланмады.
2018 елның 22 июнендә министрлыклар, ведомстволар һәм оешмалар белгечләреннән, аерым алганда, Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокукый идарәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты, Татарстан Республикасы Конституция суды Аппараты, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстандагы идарәсе, Росреестрның Татарстандагы идарәсе, Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе, Россия Пенсия фондының Татарстандагы идарәсе, Татарстан Республикасы Адвокат палатасы һәм Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы белгечләреннән торган мобиль информацион – консультация төркеме Әгерҗе муниципаль районының Кырынды һәм Исәнбай авыл җирлекләрендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча халыкны кабул итте. Үзләрен борчыган проблемаларны хәл итү максатыннан әлеге районнан белгечләргә 73 кеше мөрәҗәгать итте.
2018 елның 22 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская чираттагы тапкыр гражданнарны кабул итте
20 июньдә Бакуда омбудсманнарның “Хокукый тигезлекне тәэмин итүдә һәм яклауда кеше хокуклары милли институтларының роле” дигән темага XV нче халыкара конференциясе узды
Казан шәһәренең Девятаев урамында урнашкан Яшь парлар паркын төзекләндерү мәсьәләсе буенча “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан килгән күп санлы мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып, бу айда җәяүлеләр сукмаклары ремонтланган, утыргыч һәм чүп әрҗәләре яңартылган һәм буялган.
Хезмәткә хокук һәр кеше өчен өстенлекле хокукларның берсе булып тора. Даими эшебез, яхшы хезмәт хакыбыз булса без иртәгесе көнгә ышаныч тоябыз