«6 нчы шәһәр балалар сырхауханәсе»н кабат тикшерү

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

 Казан шәһәренең “6 нчы шәһәр балалар сырхауханә”сендә кабаттан тикшерү үткәрелде.

 Казан шәһәренең “6 нчы шәһәр балалар сырхауханәсе”н тикшерү барышында гражданнарның барлык шикаятьләре, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең  тәкъдимнәре истә тотылды һәм тормышка ашырылды.

 Аерым алганда, физиотерапия, прививка ясау, УЗИ кабинетларында, көндез килеп дәвалану бүлегендә ремонт эшләре төгәлләнгән, коляскаларны беркетеп кую урыннары ясалган, Казан шәһәре  Журналистлар  урамында урнашкан “6 нчы шәһәр балалар сырхауханәсе”  филиалының тышкы өлеше тәртипкә китерелеп, буялган, чиратларны булдырмау максатыннан Космонавтлар урамындагы филиалында  өстәмә прививка ясау кабинеты ачылган.

Хәзерге вакытта әлеге учреждениедә пациентларга уңайлы шартларда медицина ярдәме күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International