Казан шәһәренең Девятаев урамында урнашкан Яшь парлар паркын төзекләндерү мәсьәләсе буенча “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан килгән күп санлы мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып, бу айда җәяүлеләр сукмаклары ремонтланган, утыргыч һәм чүп әрҗәләре яңартылган һәм буялган.
Исегезгә төшерәбез, әлеге мәсьәлә баш модератор – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил контролендә булып, берничә тапкыр эш киңәшмәләрендә каралды, һәм уңай чишелеш тапты