Омбудсманнарның XV нче Баку халыкара конференциясе

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

20 июньдә Бакуда  омбудсманнарның “Хокукый тигезлекне тәэмин итүдә һәм яклауда кеше хокуклары милли институтларының роле” дигән темага  XV нче халыкара конференциясе узды.

  Конференция  18 июнь –  Әзербәйҗан Республикасында  Кеше хокуклары көне, Әзербәйҗан Демократив Республикасы төзелүгә 100 ел, милли лидер Гейдар Алиевның 95 еллык юбилее һәм Кеше хокуклары Гомумкүләм декларация кабул ителүгә 70 ел тулуга  багышланган иде.

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  “Халык төркемнәре хокукларын яклау: тигез хокуклар өчен тигез мөмкинлекләр” дигән  беренче сессиядә модератор булды, анда халыкара экспертлар һәм чит илләр омбудсманнары  заманча шартларда хокукый тигезлек принцибын  тормышка ашыруны тикшерделәр, халыкның ярдәмгә мохтаҗ төркемнәре өчен социаль яклау сәясәтен тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

 Соңрак Татарстан омбудсманы конференциядә катнашучылар алдында  “Хөкем ителгәннәрнең җәза үтәү вакытында һәм җәза үтәгәннән соң хокукларын яклауга булышлык итү: Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең  дәүләт органнары һәм гражданлык җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлеге” дигән темага доклад белән чыгыш ясады.

 Үз чыгышында Вәкаләтле вәкил кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре өлкәсендә хокукый агартуга булышлык итү, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе төзәтү учреждениеләрендә тотылучы  затларга уңайлы һәм бушлай юридик ярдәм күрсәтү темасын яктыртты. 2015 елның августында Вәкаләтле вәкил  мөрәҗәгать итүчеләр  белән яңа интерактив эш формасын кертте -  Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе төзәтү учреждениеләрендә “Хокукый ярдәм көннәре” үткәрелә башлады.

 Сәрия Сабурская иректән мәхрүм итү урыннарыннан зат ителгән гражданнарның проблемалары да актуаль булуын ассызыклады. Шуңа күрә алар Вәкаләтле вәкилнең игътибар үзәгендә.

 Вәкаләтле вәкил “ЦРА” коммерциячел булмаган оешмасы белән тыгыз элемтәдә тора, ул  хөкем ителгәннәргә һәм җәза үтәп чыккан затларга социаль-психологик ярдәм күрсәтү, социаль һәм реабилитация  ягын көчәйтү кебек функцияләрне үз эченә ала. Бу андый гражданнарны тормышка  уңышлы яраклаштыруга булышлык итә. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм аның Аппараты хезмәткәрләре  “ЦРА” үткәрә торган чараларда, аерым алганда, Татарстан Республикасы төзәтү учреждениеләрендә үткәрелә торган хәйрия акцияләрендә катнашалар. Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең  2 нче төзәтү колониясендәге  “16 нчы медико-санитар часте” учреждениесе филиалында  берничә тапкыр хәйрия акцияләре узды, анда стационар дәвалануда булган кешеләргә  киптерелгән җимеш,  чәй, икмәк-кондитер әйберләреннән гуманитар ярдәм  күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International