“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне үзвакытында һәм сыйфатлы карауга контрольлек итү максатыннан, 4 июльдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетында күчмә эш киңәшмәсе оештырылды.
Киңәшмә барышында Казан шәһәре парк һәм скверларына килүчеләр өчен уңайлыклар тудыру максатыннан гражданнарның парклар һәм скверларны тоту һәм төзекләндерүгә кагылышлы мөрәҗәгатьләре каралды. Системада нигезсез озак башкару вакыты билгеләгән гражданнар мөрәҗәгатьләренә аерым игътибар бирелде, һәр мөрәҗәгать каралып, аларны үтәүнең контроль сроклары билгеләнде.
Әлеге мөрәҗәгатьләрне үтәлгәнгә кадәр баш модератор – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил контрольдә тотачак.