ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2020 ел
җомга

Планлаштырылган мөрәҗәгатьләрне анализлау барышында үтәүчеләр ягыннан  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне озак карау һәм карарлар кабул итүне сузу фактлары ачыкланды.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең  Лениногорск районындагы җәмәгать ярдәмчесе  Л.Т. Наумова  тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча комиссия утырышында катнашты. 7 оешма чакырылды. Кайберләренең документларында төгәлсезлекләр бар иде, аларны бетерергә кушылды.

 

Социаль иминият фонды бинасында  “Аргументы и Факты.Татарстан” газетасы редакциясе оештырган  “түгәрәк өстәл” утырышы узды. Анда төп тема – ташламага ия гражданнарны  тернәкләндерү чаралары белән һәм санатор-курорт дәвалануы путевкалары белән тәэмин итү, шулай ук тормыш өчен кирәкле объектларга  “уңайлы тирәлек” оештыру иде.

 Планлаштырылган мөрәҗәгатьләрне анализлау барышында үтәүчеләр ягыннан  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне озак карау һәм карарлар кабул итүне сузу фактлары ачыкланды. Казан шәһәренең Совет районы Азино-1 бистәсенә чыгып тикшерү барышында шул ачыкланды, гражданнарның планлаштырылган 50 гаризасының 17 есе буенча уңай карарлар кабул ителгән.


2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре  Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең “19 нчы төзәтү колониясе”ндә Иҗтимагый күзәтү комиссиясе  рәисе белән берлектә  булды.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Советының йомгаклау утырышында катнашты, анда өченче чакырылыш Питрәч районы депутатлары район башлыгы белән берлектә  Советның биш еллык эшенә йомгак ясадылар.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре  каты коммуналь калдыклар белән эшләү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча тарифлар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты эшче штабы утырышында катнашты.

  Гражданнарны чираттагы кабул итү вакытында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә  үз проблемаларын хәл итүне сорап 10 граждан мөрәҗәгать итте.

 Күп сораулар торак, хезмәт бәхәсләрен хәл итүгә кагылышлы иде. Шулай ук санатор-курорт дәвалану, сыйфатсыз хезмәт күрсәтү, төзәтү учреждениесендә тоту шартларына кагылышлы сораулар булды.


1
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Вәкаләтле вәкил уен мәйданчыгы буенча килгән шикаять уңаеннан Биектау районы Пермяк  авылы “Чебурашка” балалар бакчасында тикшерү үткәрде

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре  хөкем ителгәннәрнең мәнфәгатьләрен яклаучы гражданнарның, нигездә, Татарстан Республикасы төзәтү учреждениеләрендә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза үтүчеләрнең туганнарын кабул итте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International